Казан

Шәһәрнең теркәлгән «Русиянең өченче башкаласы» бренды бар, шулай ук ярымрәсми рәвештә ул «Русия федерализмы үзәге (башкаласы)» һәм «бөтендөнья татарларының башкаласы» дип атала. 2005 елда Казан шәһәре 1000-еллыгын бәйрәм итте, 2013 елда Казанда XXVII Җәйге Универсиада узды. 2015 елда — су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты үткәрелде, ә 2018 елда шәһәр (Русиянең башка шәһәрләр белән) ФИФА Дөнья футбол чемпионатын кабул итә.
Иделнең сул ягында, аңа Казансу кушылу төшендә урнашкан. Географик координатлар («ноленче» километр): 55°47′ т. к. 49°06′ кч. о.HGЯO. Тирәнлек: 29 км, киңлек: 31 км. Шәһәрнең сәгать поясы — UTC+4, ләкин мәскәү вакыты.

Шәһәр көнбатыш, үзәк һәм көньяк-көнбатыш өлешләрендә Идел елгасына чыга, яр буе сызыгы — 15 километр. Казанның көнбатыш читендә Идел аша күпер бар. Казансу елгасы төньяк-көнчыгыштан көнбатышка ага һәм шәһәрне ике тиң диярлек өлешкә бүлә. Казансу аша биш күпер вә дамба төзелгән, шулай ук елга астында Казан метрополитенының Үзәк сызыгы бара.

Шәһәр өске йөзенең үзенчәлеге — тигезле-үрле. Шәһәрнең үзәгендә Болак арты, Кабан алды, Кабан арты түбәнле тигезлекләр, Арча кыры калкулы тигезлек, һәм аерым үрләр (Кирмән, һ. б.) бар. Көньякка һәм көньяк-көнчыгышка таба шәһәр территориясе күтәрелә бара, шуңа күрә түбәнле Таучык, Әзин, Нагорный, Дәрвишләр торак массивлары елга арты өлешеннән уртача 20—40 метрга зуррак биеклекләрдә урнашалар. Елга арты өлешендә Җилантауны һәм шәһәр төньягындагы бистәләрнең үрләрне аерылып торалар.