Галерея турында

Төп күргәзмәдә 2 000 сәнгать әсәре куелган.

Тамашачылар Казан сәнгать мәктәбе (1895 – 1917) рәссамнарының (Г.А. Медведев, И.А. Денисов, П.П. Беньков, П.А.

Радимов, Ш.Н. Мөхәмәтҗанов, М.З. Кәримов, Д.Н. Красильников) эшләрен күрә ала.

1920 – 1930 елларда иҗат ителгән сынлы сәнгать әсәрләре дә (К. Чеботарев, А. Платунов, А. Александров, Н. Ломоносов,

В.Тимофеев, Н. Сокольский, М. Васильева, Н. Вәлиуллин, Я.Ушков, Л. Александров, П. Байбарышев, В. Гурьев, Г. Зиновьев картиналары) күргәзмәдә урын алган.[1]

Татарстан рәссамнарыннан Николай Кузнецов, Андрей Прокопьев, Сергей Лывин, Николай Индюхов, Рауль Нурмөхәммәтов,

Евгений Зуев, Виктор Куделькин, Борис Майоров, Искәндәр Рафиков, А. Аникеенок, И. Вулах иҗаты белән танышырга мөмкин.

Галереядә Казан рәссамы Николай Фешин (1881-1955) иҗатына зур урын бирелгән.
Татар һөнәри сынлы сәнгатенә нигез салучы Бакый Урманче әсәрләре дә куелган.
Совет заманының зур рәссамы Харис Якупов рәсемнәре белән дә танышырга мөмкин.

Николай Фешин, Бакый Урманче, Харис Якупов һ. б. замана рәссамнарының күргәзмәгә куелган сирәк очрый торган әсәрләрен карап, Татарстан сынлы сәнгатенең, бигрәк тә татар рәссамнары иҗатының ХХ гасырдагы үсеш баскычларын күзалларга була.[2]

Хәзерге заман Татарстан рәссамнарыннан Илдар Зарипов, Абрек Абзгилдин, Рәшит Имашев, Виктор Федоров, Валерий Скобеев, Станислав Слесарский, Шамил Шәйдуллин, Рөстәм Килдебәков, Зөфәр Гыймаев, Фәрит Якупов, Мәхмүт Ваһапов, А. Хәмидуллин, Анатолий Егоров, Александр Федотов, Евгений Голубов, Геннадий Архиреев, Алексей Карпенко, Айдар Хисамов, Ирина Антонова, Светлана Румак, Илгизәр Хәсәнов, Александр Артамонов, Зиннур Миннәхмәтов, Рамин Нәфыйков, Әлфия Ильясова, Озад Хәбибуллин иҗатлары галерея залларында урын алган.

Мөдире – Галина Рамазанова

Галерея һәр көнне эшли, шимбә, якшәмбе – кыска эш көне. Адресы - Казан Кремле, 3- подъезд